Программа белем бирү стандартлары блокларының эчтәлеген конкретлаштыра, зур бүлекләрнең һәм аларны өйрәнү эзлеклелегенең якынча сәгатьләр бүленешен бирә. Шулай ук



жүктеу 0.8 Mb.
бет1/5
Дата02.07.2016
өлшемі0.8 Mb.
түріПрограмма
  1   2   3   4   5

«Татарстан Республикасы Чирмешэн муниципаль районы Кармыш тэп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе




“Килешенгән”

Методик совет җитәкчесе

________ / Шарапова Ф.Т./

Беркетмә№_1______

“ 25” _август 2014 нче ел


“Килешенгән”

Укыту эшләре буенча директор урынбасары

___________ /Юнусова Ф.Х../

“27”_август 2014 нче ел



“Килешенгән”

“ТР Чирмешаньмуниципаль районы Кармыш топ гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе директоры

__________/Якупова Г.Ф../

“_27_” _август_2014 нче ел




География ,биология укытучысы Шамгунова Рамия Рашит кызының

география буенча

эш программасы
7 нче сыйныф

2014-2015 нче уку елы

Аңлатма язуы.

Эш программасы гомумбелем бирү мәктәпләр өчен география фәненә үрнәк программа нигезендә төзелде. Шулай ук И. В. Душинаның 7 нче класслар өчен география фәненә әзер программалары кулланылды. 7 сыйныфта география фәнен укыту өчен эш программасы төп белем өчен дәүләт стандартларының федераль компонентына һәм 2014 - 2015 нче ел укыту базис планына туры килә. Ул түбәндәге дәреслекне куллануны күздә тота:



Дәреслек : Материклар и океаннар географиясе. Татар урта гомуми белем бирү мәкт.7 с-фы өчен дәреслек/ В.А.Коринская, И.В.Душина, В.А.Щенев. русчадан 9 басмадан С.С.Гайфуллина.Р.З.Закирова тәрҗ.- Казан: Мәгариф, 2006.- 320.: рәс.б-н.

Программа белем бирү стандартлары блокларының эчтәлеген конкретлаштыра, зур бүлекләрнең һәм аларны өйрәнү эзлеклелегенең якынча сәгатьләр бүленешен бирә. Шулай ук, программада һәр бүлек саен тәкъдим ителә торган практик эшләрнең исемлеге бирелгән. Якынча программа ике төп функцияне үти: Информацион-методик функция барлык белем бирү процессында катнашучыларга белем бирүнең максатлары, эчтәлеге, гомуми белем бирү стратегияләре, элеге фән предметлар чаралары ярдәмендә укучыларны тәрбияләргә һәм үстерергә мөмкинлек бирү. Оештыру- планлаштыру функциясе белем бирү, укыту материалын структуралаштыру, аның һәр этабында санча һәм сыйфат тасвирламаларын билгеләүне үз эченә ала.



Барлык сәгатьләр саны - 70, атнага - 2 сәгать.

Планлаштырылган контроль дәресләр - 9

1 яртыеллыкАтмосфера, Гидросфера, Океаннар.

2 яртыеллыкКөньяк материклар -3. Төньяк материклар-2, Географик тышча-1.
Практик эшләр – 12.

1. Практик эш №1. «Литосфера плиталарын билгеләү».

2. Практик эш №2. «Картага Климатик поясларны билгеләү».

3. Практик эш №3. «Африканың кырый нокталарының географик нокталарын билгеләү. Контурлы картада географик объектларны билгеләү һәм исемнәрен язып кую».

4. Практик эш №4. «Карта буенча Көньяк Американың физик-географик урынын билгеләү».

5. Практик эш №5. «Карталар буенча Көньяк Америка материгы табигатенең компонентлары арасындагы үзара бәйләнешләрне ачыклау».

6. Практик эш №6. «Бер үк климатик пояста урнашкан материкның аерым өлешләренең климатын чагыштыру, Төньяк Америка».

7. Практик эш №7. «План нигезендә карталар буенча материктагы бер иленең табигатенә, халкына һәм аның хуҗалыгына тасвирлама төзү”.

8. Практик эш №8. «Картада зур рельеф формаларының урнашу үзенчәлекләрен ачыклау, аларны контурлы картада билгеләү». (Евразия мисалында).

9 Практик эш №9. «Климатик карталар буенча Евразиянең климат типларын билгеләү».

10. Практика эш № 10. «План нигезендә материкның бер елгасына тасвирлама төзү, Евразия».

11. Практик эш №11. «40 параллель буенча Евразия һәм Төньяк Американың табигый зоналарын чагыштыру».

12. Практик эш №12. «Карталар һәм башка чыганаклар буенча Евразиянең бер иленә комплекслы тасвирлама бирү».

Максатлар һәм бурычлар:бербөтен, күптөрле һәм даими үзгәреп торучы дөнья, табигатьнең үзара бәйләнеше, барлык материклардагы халыклар һәм аларның хуҗалыгы, океаннар, алардагы үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы аерымлыгы, океан суының үзлекләре, географик пространствоны өйрәнү методлары, андагы объектлар һәм процесслар күптөрлелеге турндагы географик белемнәр системасын үзләштерү

•  Дөньяның, аның регионнарының һәм зур илләренең мөһим географик үзенчәлекләре һәм проблемалары белән танышу ярдәмендә кызыксыну, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрне сәләтләрне үстерү;

•  патриотизм, толерантлык, башка халыкларга һәм аларның культураларына хөрмәт, әйләнә-тирәгә сак караш тәрбияләү;

• практик эшчәнлектә һәм көндәлек тормышта төрледән-төрле географик алымнар, белемнәр һәм күнекмәләр, шулай ук географик информация куллану

• Халыкара тормыштагы мөһим социаль-икътисади сорауларны дөрес бәяләү өчен географик информацияләр, карталар, статистик материаллар, геоинформатик ресурслар һәм Интернет ресурслар табу һәм файдалану

Региональный компонент Евразия материгын үткәндә өйрәнелә.

Базис план буенча атнага 2 сәгать, елга 70 сәгать.
Темалар һәм бүлекләр : 1. Кереш. 3сәгать.

2. Җир – уникаль планета. 14 сәгать

3. Материклар һәм океаннар. 51 сәгать

4. Җирбезнең йорт. 2 сәгать


Укучыларның әзерлек дәрәҗәләренә таләпләр: База дәрәҗәсендә укучыларның әзерлек дәрәҗәләренә таләпләрдә аерым урынны чагыштыру, бәя бирү, аңлатма бирү кебек алган белемнәр белән бәйле таләпләр алып тора.
Белем алуның планлаштырылган нәтиҗәләре.

1. Бәяләү һәм прогнозлау:

- тектоник карта буенча материклар һәм океаннарның яр буе сызыкларының үзгәрешен;

- Җирнең климаты үзгәрешләре;

- кешенең тормышы һәм тереклек эшчәнлеге шартлары буларак табигый шартларны һәм табигый байлыкларның бәяләү;

- табигать һәм кеше арасындагы үзара бәйләнешләр;

2. Аңлату:

- Җирнең төп геосфераларының төзелеш һәм үсеш үзенчәлекләре, шулай ук геосферада

баручы процесслар һәм күренешләрнең сәбәпләрен;

- материклар табигатенең компонентлары үзенчәлекләрен, континентларның аерым регионнарының һәм океаннар акваторияләренең аерымлыгы;

- халыкның раса һәм этник составы үзенчәлекләре;

- материкларда һәм океаннар акваторияләрендә экологик ситуацияләрнең үзенчәлекләре;

- географик сүрүгә хас булган төп закончалыклар һәм үзлекләр;

- укыту процессында төп географик төшенчәләрне куллану



3. Тасвирлау:

- географик информацияләрнең төп чыганакларын;

- объектларның географик урынын (карт буенча);

- матдәләр һәм энергия әверелешләре схемалары буенча;

- материкларның зур регионнарының һәм дөнья илләренең ландшафт компонетларын, табигый зоналарын, географик үзенчәлекләрен;

- объектларны һәм территорияләрне карталар, картиналар һ.б. информация чыганаклары буенча,

- зур халыкларның материаль һәм рухи культурасы үзенчәлекләрен.

4. Билгеләү (үлчәү):

- географик информацияне төрле эчтәлектәге карталар буенча;

-кирәкле информация алу өчен карталарның төрен, тибын һ.б.белем чыганакларын.

5. Атарга һәм күрсәтергә:

- материкларның һәм океаннарның, регионнарның һәм илләрнең мөһим табигый объектларын;

- төп тектоник структураларны, файдалы казылмалар чыганакларының дөнья үзәкләрен, сейсмик куркыныч территорияләрне;

- климат барлыкка килү факторлары; дөньяның зур халыкларын, киң таралган телләр, дөньяви диннәр, мәйданы һәм халкы буенча дөньяның зур илләре;

- дөньяның илләре, аларның баш шәһәрләре, зур шәһәрләр;

- коры җир һәм океанның табигый ресурслары, географик тышчаны саклау чаралары.



Компетенцияләр: күнекмәләр формалаштыру географик закончалыкларны чагылдыручы төрле күренешләр һәм процесслар, аларның территориаль үзара тәэсирен күрсәтүче географик информациянең төрле чыганакларын, шулай ук материкларның һәм океаннарның географик тасвирламаларын; таблицалар, картосхемалар, гади карталар, модельләрне үз эченә ала.

Сәгатьләр бүленеше

Темалар һәм бүлекләр

Сәгать саны

Контроль тестлар

Зачет

Кереш

3







Литосфера һәм җирнең рельефы



2




Җирнең атмосферасы һәм климатлары

климатлар



4

1




Гидросфера.Бөтен дөнья океаны – гидросфераның төп өлеше

3

1




Океаннар

5

1

1

Көньяк материклар 24

Африка

8

1

1

Австралия

5




1

Көньяк Америка

8

1

1

Антарктида

3

1




Төньяк материклар 22

Төньяк Америка

8

1

1

Евразия

14

1

1

Геграфик тышча-безнең уртак

йортыбыз


йортыбыз

3

2




Барлыгы

70

9

6













: upload -> images -> files
files -> Обстоятельство. Виды обстоятельств
files -> Тематическое планирование по русскому языку Класс 8 Учитель Гараева Лейсан Мансуровна Количество часов всего 105 часов; в неделю 3 часа. Плановых контрольных уроков 12 часов, работ по развитию речи 15 часов
files -> Рабочая программа учебного предмета, курса, дисциплины (модуля)
files -> Тематическое планирование Класс 9 (базовый уровень) Количество часов: всего 68 часов; в неделю 2 часа
files -> Руководитель мо заместитель
files -> Рабочая программа по русскому языку для 9 класса Смирнова Валентина Валерьевна Рассмотрено на заседании
files -> К рабочей программе по русскому языку 9 класса. Количество часов
files -> Рабочая программа педагога куликовой Ларисы Анатольевны, учитель по литературе в 7 классе Рассмотрено на заседании
files -> Общие положения I. Целевой раздел
files -> Юмористический и сатирический талант А. П. Чехова. Рассказ Хирургия


  1   2   3   4   5


©tilimen.org 2017
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет